Киләсе елда минималь хезмәт хакы күпмегә артачак?
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) киләсе елда 27 мең сумнан артып китәчәк
«МРОТны 2025 елгы күрсәткечкә карата 20,7 процентка арттыру планлаштырыла. Хәзер ул 22 мең 440 сум тәшкил итә, ә 27093 сумга кадәр артачак», – диде эксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Татар-тудей» яза.
Аның сүзләренчә, 2026 елда МРОТ үсеше 2024 елга караганда 40 проценттан күбрәк булачак.
Балынин ассызыклаганча, РФ үсешенең илкүләм максатлары нигезендә, 2030 елга минималь хезмәт хакы 35 мең сумнан артып китәчәк.
Ул шулай ук алдагы елда барлык пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр индексацияләнәчәгенә игътибарны юнәлтте.
«2026-2028 елларга бюджет проектында элегрәк кабул ителгән барлык социаль йөкләмәләр саклана», – дип йомгаклады сүзен эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев