Коммуналь хезмәтләрен түләмәүчеләрнең эше судка китә
Прокуратурада коммуналь түләүләрен вакытында түләп бармаучылар буенча утырыш булды, мондый төр чара декада саен үткәрелә.
Коммуналь түләүләрен вакытында түләмәүчеләрнең уртак әҗәте 2 миллион 500 мең сумга тулган. Кызганычка каршы, алар арасында күпбалалы гаиләләр дә бар. Ләкин алар әлеге статусларын өстенлек итеп куймасын иде. Чөнки коммуналь хезмәтләр һәркемгә вакытында бирелә, шуңа да түләүләр дә вакытында кереп бару зарур. Утырышта вакытта катнашучылардан шундый фикер дә ишетергә туры килде, кайбер түләмәүчеләрнең кредитлары күп булу сәбәпле квартплатага акчалары калмый икән. Ләкин бит һәркем ниндидер кредит алганда барлык керемнәрен һәм чыгымнарын уйлап эш итәргә тиеш. Шуңа да хезмәт күрсәтә торган оешмалар түләмәүчеләрнең эшләрен судка әзерли башлаганнар, андыйлар өчен шулай итеп булса да аң кертергә тели алар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев