Мәҗбүри медицина иминияте полисының файдасы бармы?
Бүген күпләребез ял итәргә, сәяхәт кылырга, башка шәһәрләр, яңа җирләр белән танышырга яратабыз
Россия буенча ялга, сәяхәткә барганда мәҗбүри медицина иминияте полисының файдасы бармы?
Ял алып (отпуск) ил эчендә ял итәргә, сәяхәткә барган очракта медицина иминиятләштерү полисын үзегез белән алырга кирәк. Сезнең хроник авыруларыгыз көчәеп китсә, бу очракта ял иткән җирегездә бу иминият полисы нигезендә ярдәм күрсәтергә тиешләр.
Нинди дә булса сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта, ашыгыч ярдәм кирәк булганда (аңны югалту, травма алу, агулану, яралану аркасында кан агу һәм шушындый кискен очракларда) «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырту сорала, бу очракта медицина ярдәме иминият полисыннан башка да күрсәтелергә тиеш.
Бушка медицина ярдәме алу мәсьәләсендә, «Ашыгыч ярдәм» чакырту яисә кичекмәстән хастаханәгә яту буенча сораулар, каршылыклар килеп туа икән, мәҗбүри медицина иминияте полисы биргән оешманың "кайнар линиясе"нә телефоннан элемтәгә чыгарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев