Мәк үстергән балтачлыны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал
Кеше һәм закон

Мәк үстергән балтачлыны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал

Балтачта полиция хезмәткәрләре райондагы шәхси йорт участогында 28 төп мәк үстергән кешегә юлыга.

Ир-атка 300 мең сум күләмендә штраф яки ике елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әлеге хәл "Мәк" профилактик операциясе вакытында ачыклана. Полицейскийлар 52 яшьлек ир-атның бакчасында 28 төп мәк чәчәгенә юлыга. Соңрак билгеле булганча әлеге ир-атны хокук сакчылары 2015 елда бер кисәткән була инде. Күрәсең, ул аңа сабак булмаган.

Тикшерү вакытында шәхси хуҗалыктан 1,3 килограмм киптерелгән мәк табыла. Әлеге эш буенча җинаять эше ачылган.

250

Нет комментариев