Дүшәмбе көнне Саба районы Шәмәрдән поселыгында 2 тапкыр ату яӊгырый.
Кичке якта шикле күренгән «Лада Калина» машинасыныӊ йөртүчесенеӊ идарә итәргә хокук биргән рәсми кәгазъләрен тикшергәндә 3 исерек ЮХИДИ инспекторларына бәйләнә башлыйлар. Поселыкта эзегез булмасын, дигән сүзләр дә яӊгырый. Сүздән эшкә күчәләр, берсе бер инспектор белән көч сынашканда, икесе икенче инспекторга кул күтәрәләр. ЮХИДИ инспекторы утлы коралдан һавага атуы да аларны туктатмый, пистолетны татып алмакчы булалар. Инспектор чарасыздан һөҗүм итүчеләрнеӊ берсенеӊ аягына атып, яралый. Бары шуннан соӊ гына исерек һөҗүм итүчеләрне җиӊә алалар, алар кулга алына. Полицийскийларга каршылык күрсәтүчеләргә Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ 318 статьясы нигезендә җинаять эше ачылган.
Бу хәлдән соӊ Шәмәрдән поселыгына Казаннан ОМОНнар килеп төшә, барлык шикле кешеләрне тикшерү барган.
Фото, видео: youtube.com
Нет комментариев