РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 20.25 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен 1 мең сумнан да ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, ягъни 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Агымдагы елнын март аеның 13 көнендә генә дә штрафларны вакытында түләмәүчеләргә 13 административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде һәм икеләтә күләмдә яңадан штраф салынды. Штраф суммаларының болай да зур булуларын исәпкә алсак, шактый күләмдә штраф түләргә туры килә. Бу бит бер штрафны 3 тапкыр түләү дигән сүз.
Мондый күңелсезлекләргә очрамас өчен ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе барлык йөртүчеләр һәм транспорт хуҗаларына штрафларны вакытында түләп барырга тәкъдим итә.
Фото: http://yandex.ru
Балтач районы ЮХИДИ идарәсе
Нет комментариев