Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Соӊгы 25 меӊ сум акча һәм сауна

19 июнь көнне Балтач бистәсендә байбикә ханым, «минем машинадан 255 меӊ сум акча юкка чыкты», дип район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Үзләре генә белгән ысулларны кулланып, полиция хезмәткәрләре каракныӊ кем икәненә төшенәләр. Эзли башлагач, бу бәндәнеӊ тәүлек эчендә Удмуртия республикасына барып җитеп, кире Казанга әйләнеп кайтуы мәгълүм була. Казан шәһәренеӊ бер саунасында кәеф-сафа корып ятканда ул кулга алына һәм Балтачка алып кайтыла.
Аныӊ кемнәр белән типтерүе турында әйтелмәсә дә, 225 меӊ сум акчадан бер тәүлек эчендә бары 25 меӊ сум гына калуы, бу бәндәнеӊ байларча ял итүе турында ачык сөйли. Тикшерү барышында ул үзенеӊ гаебен тулысынча таный, әмма туздырган акчаны хуҗасына кайтарып бирү генә һавада эленеп кала: чөнки гәепләнүче бер җирдә дә эшләми, аныӊ милке дә, эше дә юк. Ул күптән түгел мәҗбүри ял итү урыннан кайткан була һәм юлы кире шунда илтер, инде.
Фото: 31tv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250