Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

СВОда һәлак булган хәрбинең хатыны аферистларга 9 миллион чамасы акча күчергән

24 яшьлек хатын-кыз дүрт көн буе, имештер, инвестицион платформага акча күчергән

Арча районында 24 яшьлек хатын-кыз, процентлардан акча эшләмәкче булып, 9 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ул февраль урталарында интернет аша инвестиция нигезендә акча эшләргә карар кылган. Бу хакта Ватаным Татарстан яза.

Ул дүрт көн эчендә мошенникларга 8 миллион 835 мең сум күчергән. Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, хатын-кыз ялган инвесторларга күчергән акчасын махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ире өчен алган булган.

Миллионнар күчерелгән счетларның мошенникларныкы икәнлеге ачыкланган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев