Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.
Бу хәл 16 апрельдә якшәмбе көнне кичке якта Спас районы Ким бистәсендә була. 61 яшьлек пенсионер үзара мөнәсәбәтләре начар булу аркасында танышының йорты янкормасына РГД-5 гранатасы ыргыта. Нәтиҗәдә йорт хуҗасын күпсанлы кыйпылчык җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр. Гаепле дип фаразланучы пенсионер аек булмаган хәлдә тоткарлана. Җинаять урынында гранатаның боҗрасы табып алына. Ә шикле ирдән 10 ау мылтыгы патроны табыла. Зыян күрүчене ярдәм күрсәткәннән соң кайтарып җибәрәләр. Якын арада тикшерү органы пенсионерны кулга алу турында мөрәҗәгать белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев