Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

«Тормыш иптәшем үлде. Мин аның кредитын түләргә тиешме?»

Банкка мөрәҗәгать иткәндә, штраф санкцияләрен туктатуны үтенергә була

— Күптән түгел генә тормыш иптәшем үлде. Аның иминиятләштерелгән кредиты калды. Мин «поручитель» түгел. Кредитны түләмәскә мөмкинме?

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

– Заем алучы һәм иминиятләштертүченең үлеме кредит һәм иминиятләштерү килешүләренең гамәлдә булуын туктатмый. Кредит бурычы һәм иминиятләштерү хокукы варисларга күчә. Әгәр сез мирасны кабул иткән, тулысынча рәсмиләштергән икән, димәк, кредитны түләргә бурычлы. Моның өчен иминиятләштерүдән файдалана аласыз. Әгәр заем алган кешенең тормышы һәм сәламәтлеге иминиятләштерелгән булса, бу очракта иминият компаниясе, заемчы үлгән очракта, кредитны каплаячак. Компания акчаны турыдан-туры банкка түләячәк, яисә заемчының туганнарына күчерәчәк. Алар инде үзләре кредитны түләүне дәвам иттерәчәк. Әгәр дә иминиятләштерү юк икән, варислар мирасны кабул иткән очракта, мирас буенча универсаль хокукый варислык кысасында, варисның барлык бурычларын да алар кабул итеп алган булып санала. Шул исәптән кредит бурычын да. Сезнең очракта тормыш иптәшегезнең гомере иминиятләштерелгән булса, иминият компаниясенә бу хакта гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм банкка әйтергә кирәк. Банкка мөрәҗәгать иткәндә, штраф санкцияләрен туктатуны үтенергә була. Әгәр дә инде алар исәпләнә башлаган булса, билгеле.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156387/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев