«Вакытында аяк киеним» дигәннәр «Труд» җәмгыятенеӊ Мельничная авылында урнашкан саклау урыныннан йозакларны ватып, цемент урлаганнар.
Төзелеш эшләрен алып баручылар, җәй җитүгә цемент бәяләре тагы арта инде, дип уфтаналар. Һәм бу дөрес тә. Узган атнада кибетләрдә 50 кг. цемент капчыгына 250 сум сорасалар, атна ахырында ул инде 270 сумга менде. «Вакытында аяк киеним» дигән адәмнәр 12 май тирәләрендә «Труд» җәмгыятенеӊ Мельничная авылында урнашкан саклау урыныннан йозакларны ватып, цемент урлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Төзелеш эше алып бару өчен алынган төзелеш материаллары өчен түләнгән кәгазъләрне үзебездә сакласак, ышанычлырак булыр, җәмәгать.

Фото: donday.ru
Нет комментариев