Көн темасы

22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көн

Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү.

Бүген генә түгел, авыл җирендә дә йорт саен диярлек машина. Байтак гаиләләрдә әле берничәшәр. Автотранспорт исә планетаның биосферасын җимерә, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала.

Бүген бик күп шәһәр-авылларда кешеләр автомобильләрен өйләрендә калдырып, эшкә җәяү яисә велосипедта, җәмәгать транспортында киттеләр. Шул исәптән Балтачта да...

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев