8 июнь – социаль яклау хезмәткәрләре көне
Көн темасы

8 июнь – социаль яклау хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм!

Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучыларның һөнәри бәйрәме. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, ярдәмгә килерсез дип өметләнеп калабыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булыр.

Рамил Нотфуллин
муниципаль район башлыгы

250

Нет комментариев