Арбор кызы Тукай премиясенә лаек булды
Бүләкләү турындагы карар Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт премияләре комиссиясе утырышында кабул ителде
Казанда 2026 ел өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан иттеләр.
Җиңүчеләрнең исемнәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм туган тел көненә багышланган тантаналы чарада яңгырады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Бүләкләү турындагы карар Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт премияләре комиссиясе утырышында кабул ителде. Лауреатлар арасында - «Тукай Казанга кайтты» спектакленең иҗат төркеме дә бар. Премиягә райондашыбыз, Арбор авылы кызы Резеда Зәйниева (Гобәева), шулай ук аның иҗатташ дуслары Айдар Джаббаров һәм Эмиль Талипов лаек булдылар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев