Чемпионатта Балтач егетләре дә матур нәтиҗәләргә иреште
Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты тәмамланды.
Чемпионатта Балтач егетләре дә матур нәтиҗәләргә иреште. Тәлгать Галиев «Машина йөртү эше», ә Фидаил Хәсәнов «Буяу эше» номинациясендә катнашты.
Махсус хәрби операция ветераны Фидаил Хәсәнов Бөтенроссия ярышларында мактаулы өченче урын яулады. Райондашыбызны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз!
Шулай ук Тәлгать Галиевка актив катнашуы һәм районыбызны лаеклы тәкъдим итүе өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев