Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!
Бүген, 9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин геройларыбызның якыннары – Россия Герое Олег Исаевның әнисе Вера Исаева һәм Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның балалары - Кәүсәрия Хәйруллина, Рамил Гарифуллиннарның гаиләләре белән очрашты. Геройлар белән горурлануын белдереп, якыннарына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
️Геройларның якыннары бүген, Геройлар көне уңаеннан башкалада узачак республика чарасында катнаша.
Нет комментариев