Балтачлылар - «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләре
Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!
«Татар-информ»да «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды.
Бәйгедә барлыгы 150ләп иҗади эш катнашкан.
Субаш авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Айрат Васильев «Минем герой» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Әлеге номинациядә беренче урынны Арбор мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әнәс Мифтахов яулады. Ул бәйгегә «Бабаема хат» язмасын юллаган. Иҗади эш авторның Бөек Ватан сугышы кырында да, тормышта да батыр булган бабасына багышланган. Әнәс диплом һәм 30 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде.
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясендә 2нче урынны райондашыбыз Лилия Нәкыйпова (Көшкәтбаш авылы) яулады. «Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә исә 1нче урында Дания Нотфуллина (Арбор авылы). Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев