Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта Бөек Җиңүнең 81 еллыгы ничек узачак?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза

Илебез быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Балтачта Җиңү көне ничек узачак – бу хакта безнең язмада тулырак.

Бараз гына тарихтан

Җиңү көне – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.

Ил азатлыгы өчен 11210 якташыбыз фронтка алынып, шуларның 6 меңнән артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Ватанны саклаудагы тиңсез батырлыклары өчен алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Алар арасында Берлин өстенә Байрак элгән легендар Габдулла Гарифуллин, полк белән командалык иткән полковник Хәбибулла Ибраһимов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Хафиз Сабиров, Васыйл Булатов һәм Бакый Рәхимов бар.

“Хәтер бакчасы”, Георгий тасмасы, «Җиңү тәрәзәләре»

9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек Балтачыбызда күптән башланды. Иң элек Балтач бистәсендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан "Хәтер бакчасы" халыкара акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә "Гаилә" паркы янында яшь үсентеләр утыртылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә оешма һәм предприятие җитәкчеләре, Балтач урта мәктәбе укучылары 1000 төп яшь нарат үсентесе утыртты. Әлеге акциядән авыл җирлекләре дә читтә калмады.

Кеше күп җыела торган урыннарда, дәүләт оешмаларында бәйрәм чараларында елдагыча Георгий тасмасы таратылды. Торак йорт һәм офис биналарына Җиңү байрагы эленде. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе кысасында матур традиция буенча белем бирү, социаль оешмалар тәрәзәләре дә бәйрәмчә бизәлде.

Һәйкәлләр хәтер саклый

Балтач районында батыр сугышчыларга багышланган 54 һәйкәл бар. Аларны төзекләндерү эшләре төгәлләнде: косметик ремонт ясалды, барлык җитешсезлекләр бетерелде, шулай ук тирә-як территория җыештырылды.

Бөек Җиңү көненең 81 еллыгына багышланган төп бәйрәм чарасы узачак «Батырлар аллеясы» паркында территория җентекләп җыештырылды һәм чәчәкләр утыртылды.

Бәйрәм программасы

8 майда традицион мото - һәм велоузыш узачак. Чара 19:00 сәгатьтә башланачак. Катнашучылар «Батырлар аллеясы» паркыннан китәчәк.

9 май 10:00  — тантаналы митинг һәм һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу (“Батырлар аллеясы” паркы)

19: 00 — татар эстрадасы артистлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар катнашында бәйрәм концерты (“Батырлар аллеясы” паркы)

Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып сакланачак. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын, рухи ныклыгын, намуслы хезмәтен, фидакарьлеген бездән соңгы буыннар да онытмасын иде. Ул  зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән җиңү – шуның кадерен белсәк иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы “Батырлар аллеясы” җиңү тәрәзәләре Советлар Союзы Герое