Коммуналь хуҗалык өлкәсендә фидакарь хезмәт куючы хөрмәтле райондашлар!
Көн темасы

Коммуналь хуҗалык өлкәсендә фидакарь хезмәт куючы хөрмәтле райондашлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм, ныклы сәламәтлек телим.

Район тормышын, аеруча бүгенге яшәешне коммуналь хезмәтләрдән һәм дә шул хезмәтләрне тормышка ашыручы хезмәткәрләрдән башка күзаллавы кыен. Яшәү шартлары уңайлашкан саен коммуналь хезмәткәрләргә дә ихтыяҗ арта бара. Районыбызның бер эштән дә куркып тормас ир-егетләре, мөхтәрәм ханым-туташлары ярдәме белән әлеге өлкәдәге һәр эшчәнлек уңышлы юнәлеш ала, проблемаларга да урын калмый.

Игелекле һөнәр ияләрен янәдән бәйрәмнәре белән котлап, тынгысыз, җаваплы, тәвәкәллек таләп итә торган һәм гаять тә кирәкле хезмәтләрендә зур уңышлар, шатлык-куанычлар, гаиләләренә иминлек, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр телисе килә.
Балтач муниципаль район башлыгы: Рамил НОТФУЛЛИН.
Фото: effects1.ru

250

Нет комментариев