Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турындагы таныклык 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк

Финанс министрлыгы 2025 елның сентябреннән автомобильчеләргә машина йөртү таныклыгы алу пошлинасын – 2 тапкырга, ә транспорт чарасы паспорты пошлинасын 1,5 тапкырга арттырырга планлаштыра, дип яза Шәһри Казан.

Төзәтмәләр нигезендә, иске үрнәктәге таныклык өчен – 4 мең сум, яңа таныклык өчен – 6 мең сум түләргә кирәк булачак. Халыкара таныклык алу да кыйммәтләнергә мөмкин – 1,6 меңнән 3,2 мең сумга кадәр. 

Закон проекты нигезендә, автомобильгә дәүләт номерлары биргән өчен дәүләт пошлинасы 2 меңнән 3 мең сумга кадәр артачак, прицепларга һәм мотоциклларга теркәү билгеләре өчен – 1,5 мең сумнан 2,25 мең сумга чаклы. Транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турындагы таныклык 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев