Җомга, ягъни 18 декабрь көнне Балтач бистәсе үзәгендә урнашкан почта бүлекчәсендә "Хезмәт"ебез Абунәчеләр көне үткәрә, лотерея уены оештыра, бик күп бүләкләр уйната.
Абунәчеләр көне иртәнге сәгать тугызда башлана, көндезге сәгать икегә кадәр дәвам итә. "Хезмәт", "Азьлане" газеталарына язылырга рәхими итегез! Көтеп калабыз! Килегез, үкенмәссез, бергә фотога төшәрбез, газетабыз-сайтыбыз битләрендә дә күренерсез, фикерләрегезне белдерерсез!
Онытылып кала күрмәгез.... Хезмәтебезгә язылырга өлгермәгән барлык райондашларыбызны 18 декабрь көнне Балтачтагы почта бүлекчәсендә көтәбез!
Нет комментариев