Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.
Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.
Нет комментариев