Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды
6 октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды.
Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды.
Тантанада Балтач районыннан яшь парлар - Зөһрә һәм Булат Лотфуллиннар катнашты. Яшь гаиләгә бәхетле озын гомер телибез.
Нет комментариев