Хезмәт

Балтач районы

16+
«Коррупциягә каршы ил белән»

Арча аграр-сәнәгать һөнәри көллиятенең икенче филиалында «Коррупция өстеннән хөкем» дип аталган интеллектуаль уен узды

Уенның максаты — яшьләргә коррупциянең нәрсә икәнен, аның җәмгыятьтә нинди нәтиҗәләргә китерүен һәм бу күренешкә каршы торуның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итү иде

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Арча аграр-сәнәгать һөнәри көллиятенең икенче филиалында яшүсмерләр өчен «Коррупция өстеннән хөкем» дип аталган интеллектуаль уен оештырды.

Уенның максаты — яшьләргә коррупциянең нәрсә икәнен, аның җәмгыятьтә нинди нәтиҗәләргә китерүен һәм бу күренешкә каршы торуның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итү иде.

Интеллектуаль уен барышында яшүсмерләр актив рәвештә реаль ситуацияләр турында фикер алыштылар, коррупциягә китетергә мөмкин фактларны анализларга һәм гадел карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.

Әлеге форматта уеннарны уздырганда, һәрвакыт, яшүсмерләр арасында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук тәнкыйди фикерләүне, үз илебезнең киләчәге өчен җаваплылык хисләрен үстерү максатларын үзалдыбызга бурыч итеп куябыз, диләр "Факел"лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев