Балтач укучылары Казан Кремлендә бүләкләнде (фото)
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтач укучылары Казан Кремлендә бүләкләнде (фото)

Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

6 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге конкурслар йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында Балтач укучылары да катнашты.

— Хәйруллина Зилә, Таузар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы ның 4 сыйныф укучысы (укытучысы: Галләмова С. М.),
— Федоров Ярослав, Чепья урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучы: Иванова А. А.),
— Панкова Дарья, Балтач гимназиясенең 5 сыйныф укучысы (укытучысы: Панкова Е. Ю.),
— Артемьева Дарья, Кече Лызи урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (укытучысы: Пчельникова О. М.),
— Мәгъсүмова Иркә, Салавыч күппрофильле лицееның 3 сыйныф укучысы (укытучысы: Сәмигуллина Л. З.),
— Фәйзрахманова Зөһрә, Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы: Шәйхетдинова Л. Р.).

Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны республика конкурсында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев