Хезмәт

Балтач районы

16+
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта чираттагы иҗтимагый Совет утырышы узды

Мөрәҗәгатьләргә җавапны вакытында һәм тиз арада бирергә кирәклеге хакында бурыч куелды

Бүген Балтач муниципаль районының чираттагы иҗтимагый Совет утырышы узды. Утырыш түгәрәк өстәл форматында фикер алышулар белән үрелеп барды.

Көн тәртибендә коррупциянең җәмәгатьчелеккә карашы кысаларында халык арасында узган сораштыруга нәтиҗә ясалды. Сораштыруда район башкарма комитетының бүлекләре эшчәнлегенә бәя бирелде. Нәтиҗәләргә килгәндә: халык күбрәк җир, мәгариф һәм төзелеш мәсьәләре буенча мөрәҗәгать итүе ачыкланды.

Мөрәҗәгатьләргә җавапны вакытында һәм тиз арада бирергә кирәклеге хакында бурыч куелды.

Утырышта шулай ук, Балтач районы прокуроры Илдар Гомәр улы Гайнуллин агымдагы елда коорупцион хокук бозуларга күзәтү ясады, оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча чараларга игътибарны арттырырга өндәде.2025 елда 13 хокук бозу очрагы ачыкланып 4 кеше дисциплинар, 1 җәмгыять административ җаваплылыкка тартылган.

Коорупцион хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә мәгариф оешмаларында зур эш алып барыла. Бу юнәлештә Балтач мәктәбе мисалында мәктәпнең директоры Гөлчәчәк Фидәил кызы Гыйләҗева чыгыш ясады. Республика күләмендә конкурста җиңүче 8 укучының 5се Балтач мәктәбе укучылары булын да искәртеп, уңай яктан бәяләп үтте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан иҗтимагый Совет алдына 2026 елда мәгариф, мәдәният спорт юнәлешендә коррупцион хокук бозулар буенча пофилактик эшчәнлекне ныгытырга, белгечләр һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару, даими тыгыз элемтәдэ эшләргә бурыч җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев