Хезмәт

Балтач районы

16+
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комииссия утырышы узды

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды

Бүген район советының зур утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комииссия утырышы узды.

Район прокуроры Илдар Гайнуллин декларацияләр бирү мәсьәләләренә тукталды, шулай ук үз чыгышында милек сатып алу мәсьәләләренә аерым игьтибар биреләчәк,диде.

— Бирелгән декларацияләрдә кайбер җир мәйданнары күрсәтелмәгән, больничныйда йөреп, социаль иминият фонды аша алган больничный акчаларын күрсәтергә оныталар, -дип ачыклык кертте прокурор. 

Комиссия утырышында катнашучылар коррупциягә каршы эштәге билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә һәм аңа каршы көрәшне ныгытырга кирәк дигән карарга килделәр.

Икенче көн тәртибе буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясап милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр аерым контрольдә булырга тиешлеген искәртте.

Утырыш ахырында районда терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисадый һәм башка процесслар буенча мониторинг алып баруны көчәйтергә, коррупциягә каршы эштәге билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, аңа каршы көрәшне ныгытырга кирәк дигән карар кабул ителде.

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев