Балтачта коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә «Гаделләр уены» дип аталган интеллектуаль уен узды
Уенда үзәк бухгалтерия, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе командалары үзара көч сынашты
«Факел» клубында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә «Гаделләр уены» дип аталган интеллектуаль уен узды.
Уенның максаты — катнашучыларга коррупциянең төрле аспектлары, аның җәмгыятькә йогынтысы һәм коррупциягә каршы көчләрнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү. Шулай ук, интеллектуаль уен барышында катнашучыларны аналитик фикерләү сәләтен үстерү, командалык рухы һәм бәйгелекне җиңү өчен бергәләп эш итүгә өндәү күз алдында тотыла.
Уенда үзәк бухгалтерия, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе командалары үзара көч сынашты. Командалар сорауларга җавап биреп, төрле ситуацияләрдә проблемадан чыгу юлларын күрсәтте. Һәр катнашучы үз фикерен белдерде, тәкъдимнәре белән бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев