Иң нәтиҗәле эшләгән районнар бүләкләнде
Казанда, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының террорчылыкка каршы комиссияләре эшен оештыру буенча семинар-укулар узды.
Биредә террорга каршы көрәш комиссияләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалды. Иң нәтиҗәле эшләгән районнар бүләкләнеп узды. Алар арасында безнең район да бар.
Балтач районы «Терроризмга каршы көрәш комиссиясе» сәркатибе, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Энҗе Фәритовнаны ихлас күңелдән котлыйбыз. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез!
Нет комментариев