Чепья авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан әбиебез ФОАДИЯ САДЫЙК кызы САБИРҖАНОВА 20 март көнне үзенә генә хас күркәм бәйрәмен - 65 яшьлек юбилеен каршылый.
Кадерлебез! Сине истәлекле юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүеңне телибез.
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Рафаэль, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев