Балтачта яшәүче ФӘРИДӘ ШАКИР кызы ЯППАРОВАның 15 декабрьдә 55 яшьлек юбилее иде.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел дустыбыз Фәридә! Сине күркәм бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, күңел җылыңны сүндермичә, яраткан тормыш иптәшең Вазыйх белән тигезлектә, газиз балаларыгызның игелекләренә сөенеп, хәерле озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Ел артыннан еллар гөрләп узсын,
Саулык, шатлык, сөю мәңге булсын.
Уңыш өсләренә уңыш өстәп,
Муллык өегезгә килеп торсын!
Гомерегез борчуларсыз, имин үтсен,
Һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен.
Якыннарның ихтирамын тойган хәлдә
Йортыгызга бәрәкәт һәм бәхет иңсен.
Иң изге теләкләр белән Галимуллиннар һәм Нурмөхәммәтовлар гаиләләре.
Нет комментариев