Балтачта яшәүче ГАЗИМӘ НӘФЫЙК кызы ХӘБИБРАХМАНОВАга 12 февраль көнне 55 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәкнең ал таңнары сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, олы бәхет алып килсен. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк булып, безнең игелекләрне күреп, яраткан оныкларыгызны сөеп, озак еллар борчу-мәшәкатьсез, иминлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, сәламәт бул,
Иң кадерле, якын кешебез!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Сәлимҗан, балаларың Илнар-Венера, Гүзәл-Ринат, оныкларың Илһам,Ислам, Кямран
Фото: http://flora.com.kz/photo/bukety/7-0-711
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев