Сосна авылында яшәүче ихтирамга лаек әтиебез ГАЛИНУР НУРУЛЛА улы ГЫЙБАДУЛЛИНга 15 февраль көнне 55 яшь тула.
Әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы, балаларыңның игелекләрен генә күреп, оныкларыгызга сөенеп, әниебез Раушания белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Сәламәт бул, әти, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Армый атла гомер үренә.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын!
Иң изге теләкләр белән әбиебез, әниебез, киленегез Динә һәм оныкларың, улларың Илшат һәм Фаил.
Фото: http://flowwwers.com/dostavka-buketov/blue_iris_green?limit=75
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев