Яңгул авылында яшәүче сеңлебез АСИЯ РАШАТ кызы СӘЙФЕТДИНОВАның шушы көннәрдә 55 яшьлек олы бәйрәме.
Кадерле сеңлебез! Сине йөрәктәге иң җылы хисләр аша туган көнең белән котлыйбыз.
Әй, бу гомер агышлары,
Атылган йолдыз кебек.
Әле генә сабый идең,
Инде көзләргә кердең.
Шул көзләрне ямьләр өчен
Дөньяга килгәнсең син.
Йөзләреңдә нурлар балкый -
Сөенәм шуңарга мин.
Энҗеләрдәй саф күңелең,
Эчкерсез, ярдәмчел син.
Хөрмәт итә дус-туганнар,
Сөенәм шуңарга мин.
Кояш кебек җылың бөркеп,
Таң җиледәй назлыйсың.
Пар канатың, 2 улың
Тормышыңа ямь бирсен.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Һәрвакыт юлдаш булсын.
Теләкләргә фәрештәләр
«Амин» дип дога кылсын.
Сине яратып туганнарың Хәкимовлар, Гариповлар, Латыйповлар.
Фото: http://6665666.ru/articles/51
Нет комментариев