Хөрмәтле абыебыз! Сине истәлекле гомер бәйрәмең - юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр телибез. Яраткан кызларыңның игелекләрен күреп, хатының Рәзинә белән бербөтен гаилә булып, якыннарың янәшәсендә озак еллар сөенешеп яшәргә насыйп булсын.
Фикеребез синең хакта изге,
Теләкләр дә һәрчак яхшыдан.
Бу тормышның сукмаклары сине
Алып барсын һәрчак яктыдан.
Иң изге теләкләр белән энеләрең Хәмит-Раушания, Халит-Миләүшә, сеңлең Әлфия-Илшат гаиләләре.
Нет комментариев