Бөрбаш авылында яшәүче ЗӨЛФИЯ ХӨРМӘТУЛЛА кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНАның табигатьнең уянган мәлендә - бүген юбилее!
Зөлфия! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Килен булып төштең безнең өйгә:
Шулвакыт син җҗылы тараттың!
Уйлап әйткән һәрбер сүзең белән
Барыбызны үзеңә караттың!
Кайчагында, исем китеп, синең
Сабыр булуыңа сокланам.
Уңганлыгың, булганлыгың белән
Сөйкемлелек синдә сакланган!
Ачык йөзең белән каршылыйсың
Килгән-киткән дусны, туганны.
Шул арада чәең әзер була,
Шушы түгел мени булганлык?!
Әниебезне хөрмәт иткән өчен
Олыласын Ходай үзеңне.
«Безнең Зөлфия!», «Туган апа!» диеп,
Без дә үз итәбез бит сине.
Иң мөһиме - сәламәтлек белән
Тигезлектә гомер итегез!
Улыгызны - безнең энебезне
Бәхет-шатлык белән үстерегез!
Иң изге теләкләр белән Дәүлиевлар, Әмирхановлар, Миңнемуллина, Гыйззәтуллиннар гаиләләре.
Фото:http://master-buket.ru/goods/detali.html?product_id=269
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев