Авылымның күркәм кешеләре. Кем ул дисезме? (+фото)
"Ак калфак" оешмасының Куныр бүлеген җитәкләүче, күп еллар Куныр балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Зәкиева Фәйрүзә апа Гыйльмулла кызы лаеклы ялда да халык өчен хезмәтен дәвам итә.
Ул күп кешеләр, шул исәптән Кунырлылар да яратып йөри торган Саз чишмәсен карап, чистартып тора. Менә быел да җыештырып, чиккән-бәйләгән әйберләр белән бизәп чишмәне ялт иттереп куйган.
Фәйрүзә ханым шулай ук мәчетне карап, тәртипләп тора, андагы дини эшләрне дә ул оештыра, авылда бер кешесез калган Мәдинә апага да ярдәм кулын сузучы да, ел саен хезмәттәшләрен, дусларын очраштырып мич коймагы белән сыйлаучы да ул.
Фәйрүзә апа исән-сау бул, балаларынның игелеген күр, изге эшләрен үзенә меңе белән савап булып кайтсын.
Илзия Нәҗипова
Куныр авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев