Котлыйбыз!
Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәренең «ЧУЛПАН» республика татар мәдәнияте үзәгендә III төбәкара балалар иҗаты бәйгесе узды.
Анда Чапшар, Кенәбаш һәм Шеңшеңәр клубы коллективлары катнашты.
Чапшардан Жасмин бию коллективы хореография номинациясендә III дәрәҗә лауреат, ә Назилә Гаязова I дәрәҗә лауреат булып танылды.
Зиятдинова Мәрьям (Кенәбаш) татар халык биюе номинациясендә II дәрәҗә лауреат, Галиәхмәтова Асылъяр (Кенәбаш) халык уен коралларында уйнау номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.
Каюмова Әнисә (Шеңшеңәр) вокал номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!!!
Нет комментариев