"Балтач" ял паркында "Хыял"лылар "Балтач кичләре" дип аталган күңел ачу чарасы үткәрделәр.
"Великолепная четверка" һәм "Блэк Стар" командалары төрле биремнәр аша үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтеп, җиңүгә омтылдылар.

Ләкин җиңгәнче аларның юлында "Котоматограф-СинеМяу", "Күңелле сапер", "Ля-ля кирәкми", "Арканы-аркага", "Маңгайга язылган"
.jpg)
дигән сынауларны үтү шарт иде. Тырыш һәм көчле ярыш аша "Блэк Стар" командасы җиңү яулап, бүләкләргә лаек булдылар.

Ильфира Фатыйхова фотолары.
Нет комментариев