Балтачка Питрау белән... җәй килде ахыры (+фото, видео)
Мәдәният

Балтачка Питрау белән... җәй килде ахыры (+фото, видео)

Башка елларны "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарәгә ышансак, быел аны "Питрау белән җәй килде" дип үзгәртсәк тә урынлы.

Ниһаять, ике-өч атна тоташ болытлы, яңгырлы көннәрдән соң нәкъ шул көнне ялтырап кояш чыкты, көн җылытты. Шуны гына көткәндәй, райондашлар Биктәштә үткән бу бәйрәмгә агылды гына. Килүчеләрнең, машиналарның төгәл санын исәпкә алып бетерү дә мөмкин түгел иде - моңарчы күрелмәгән рекордлы саннарга җитте ул.
Чын мәгънәсендә тансык бәйрәм булды бу! Авылның уңган-булган егетләре, кызлары аны бер дигән итеп оештырса, республикада танылган эстрада, юмор осталары тамашачыларга онытылмас ял бүләк итте. Ярышлар җирдә дә, Шушма елгасында да барды. Катнашучыларның күплеге, райондашларның активлыгы, бүләкләрнең шәплеге белән аерылып торды бу бәйрәм. Ат чабышында гына да 21 ат катнашу, күрше-тирә районнардан да кибетләр килү, аттракционнарның күплеге болар да бәйрәм бизәге булды.


250

Нет комментариев