13 март көнне Балтач кино оешмасы районыбыз тамашачысына татар әдәбияты классигы, күренекле әдип Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелгән кино тәкъдим итте.
Фильм күрсәтеләчәге районның барлык массакүләм мәгълүмат чараларының электрон вариантларында алдан-ала игълан ителгән булса да, залда тамашачы бик аз иде. Юкса, Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре урта һәм өлкән буын кешеләренең заманында яратып укылган китабы иде. Әлеге фильм телеэкранда ТНВ каналы аша сериал буларак та күрсәтелде. Ә тулы метражлы фильмны зур экран аша карау, тамашачыда бөтенләй башка тәэсирләр калдырды.
Фильмны телевизор экраннары аша караган кешеләр: "Сериал буларак элеге фильмны кабул итәргә авыррак, вакыйгалар барышы аңлашылып җитми. Икенче көнгә үткән сериядәге эпизодлар онытылган була. Шуның аркасында Галия образы ачылып бетми кала", диләр. Ә зур экран аша караган тамашачы моның бөтенләй киресен раслый.
Фильмга карата тамашачы фикере белән кызыксындым.
Рамазан Фәрзиев: "Тапшырылмаган хатлар" әсәре бик популяр иде. Хәтта бер туганыбызның шәхси көндәлегендә бу әсәр белән танышкач геройлары турында язып калдырган тәэсирләре дә саклана. Ә бүген кино карарга җәмәгатем (тормыш иптәше) тәкъдиме белән генә килдем. Фильм ошады, тормышчан, гыйбрәт алырлык. Яшьлек, кыюлык, мәхәббәт, хисләр бирелеше ачык чагыла. Галиянең күп санда язган, тапшырылмый яткан хатлары соңгы эпизодта гына кемгә адресланган булуы ачыклана. Ул аларны яшьлек мәхәббәте, тормышын җимергән, балаларын ятим калдырган Искәндәргә түгел, ә Вәлигә язганлыгын белдек. Минем танышларым арасында нәкъ менә шушы фильмда сурәтләнгән язмышка охшаш, хатлар язып, ләкин тапшырмый үзендә саклаган кешеләр бар...
Тик шунысын тамашачы аңлап карасын иде. Бу фильм Гадел Кутуйның әсәренә нигезләнеп кенә төшерелгән, шуңа күрә монда әсәр белән кино арасында тәңгәллекне эзләү бик үк дөреслеккә туры килеп бетми, минем уйлавымча.
Радик Михайлов: Телеэкранда берничә сериягә бүлеп күрсәттеләр. Интернет аша да бераз өзеген караган идем. Ә бүген инде менә үзем дә тулы күләмдә карый алдым. Бер эпизодта "Ак чәчәкләр" фильмында да төшкән, Балтач кызы Гөлназ Якупова бар. Фильм тулысынча алганда, шәхсән үземә ошады. Тик шулай да, шомартасы җирләре бар әле. Татар киносы сәнгатен үстерү, тамашчыны җәлеп итү өчен әле бик нык тырышырга кирәк.
Алия Галиева: Зур экраннан кино карау икенче инде. Бу фильмны карагач, хәтта үземнең сценарий язасым килеп китте. "Ак чәчәкләр" фильмын да зур экраннан караган идем. Ике фильмны чагыштырып карасак, "Тапшырылмаган хатлар" сыйфаты ягыннан яхшырак төшерелгән. Галия образы шундый тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Миңа бу фильм ошады.
Фазыл Шәмсетдинов: Зур экраннан татарча кино каравым беренче тапкыр. Башта бик сәер, хәтта төп геройны берничә актер уйнаганга күрә буталчык кебек тоелган иде. Ахырга таба барысы да үз урынын алды. Миңа ошады. Татар телендә мәгънәле кинолар күбрәк төшерелсен иде.
Нет комментариев