Борнак балалары журналлар укый
Журналлар балаларның яраткан матбугаты.
Журналлар балаларның яраткан матбугаты. Алардан балалар табигать дөньясы, хайваннар һәм бөҗәкләр, төрле илләр тарихы турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алалар.
Журнал баланы иҗат итәргә өйрәтә: рәсем ясарга, кисеп алырга, ябыштырырга. Аларда еш кына фикерләү, хәтер, игътибар, хыял һәм башка мөһим сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр була.
Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен «Балалар журналларының мавыктыргыч дөньясы» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар вакытлы матбугатның нәрсә икәнен, журналларның күпме вакыт аралыгында тиражга чыгуын, аларның нинди төрләре булуын, журналларның газеталардан нәрсә белән аерылуын белделәр.
Шулай ук китапханәдә булган балалар журналларының төрлелеге белән таныштылар. Чара ахырында журналлардагы әкиятләр укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев