Чапшар авылы халкы районыбызда беренчеләрдән булып әрәпә үткәрде.
- Бәйрәмнең төп бизәге инде ул борынгыдан бизәлгән ат һәм гармунчылар булган.
Безнең Чапшар халкы бу гореф-гадәтне югалтмады әле, аллага шөкер! Гаязов Жәүдәт абый белән Саләхов Мансур абыйның гармун моңнары йөрәкләргә сары май булып ятты!
Мансур абый бизәгән атка һәр кеше сокланып карый! Чарада актив катнашкан балаларга һәм барлык авылдашларга мең рәхмәт, - ди авл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Нет комментариев