Хаҗиева Гүзәл Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты булды
Чаллы шәһәрендә Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатларын котладылар. Премия 2019 нчы елдан башлап, «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән бер өлкән даими авторга һәм «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган дүрт укучы балага бирелә.
Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныфы укучысы Хаҗиева Гүзәл Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты булды. Гүзәлне зур җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек, яңа иҗади үрләр, уңышлар телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев