Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

“Гырон быдтон”ны яңгыр башлап, кояш тәмамлады (+фоторепортаж)

Бүген Чепья авылында "Гырон быдтон" бәйрәме гөрләде.

Дөрес, ачылыш вакыты җиткәнне чамалап кына күктә болытлар куерды, мәйданга җыелган халыкны коеп яуган яңгыр куып таратты. Тик удмуртлар өчен бу гына киртә була алмады, әзрәктән болытлар артыннан балкып чыккан кояшны күреп, бөтен кеше янәдән бәйрәмгә җыелды.
Районыбызның удмурт коллективлары чыгышы белән ачылган бәйрәм чарасын дәвам итү өчен сүз район башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелде. Ул "Гырон быдтон" бәйрәме белән ихластан котлап, сәхнә түренә чакырылучыларны тәбрикләп һәм бүләкләп узды.
Милли кием, гореф-гадәт, кызыклы уеннар, дәртле бию һәм җырлар, тәмле ботка, көмешкә... Ә менә тагын биредә нәрсәләр булганын газетабызның киләсе саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250