«Шәһри Казан» газетасы тарихи һәм мәдәни мирас елы уңаеннан, «Хәтер сандыгыннан» дигән бәйге үткәргән иде. Ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле.
Ә куанычлысы шул, алар арасында райондашларыбыз да бар. «Истәлеккә кызыл башлы сөлге» язмасы белән Гөлсинә Животникова (Чепья) һәм «Халыкны ач үлемнән саклап калган базар» язмасы белән Зәлия Зыятдинова (Чепья) икенче призлы урынга лаек булдылар. Ә Арбор авылыннан Руфия Мифтахованың «Чигешләрдә - әнием күңеле» язмасы кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Нет комментариев