Яңгулда «Карга боткасы» уздырганнар
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — һичшиксез, карга боткасы
Яңгул мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән, балалар өчен, «Карга боткасы» йола — бәйрәме оештырылды.
Балалар авыл урамында йомырка, ярма җыйдылар. Авыл халкы балаларны матур итеп каршылап, күчтәнәчләр биреп озата барды.
Икенче көнне авылда «Карга боткасы» бәйрәме гөрләде. Яңгул мәдәният йортының «Мирас» үзешчән драма коллективы әлеге бәйрәмнең эчтәлеген балаларга театральләштереп күрсәтеп үттеләр. Йола җыр-бию, милли уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында кунаклар, авылның оста пешекчесе Исмәгыйлева Раушания пешергән карга боткасы, йомырка, кайнар чәй белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев