Республика көне уңаеннан Түбән Кенә мәдәният йортында "Кичке уен" үткәрелде.
Аның төп максаты - яшь буынны элеккеге уеннар белән таныштыру, өйрәтү иде. Катнашучылар бик теләп "Капкалы", "Йөзек салыш", "Наза", "Бармак" кебек уеннарда катнаштылар. Ә иң сөендергәне шул, әлеге кичтәге уеннарда катнашкан апаларның киемнәре үк элеккеге миллилекне саклап калган иде.
Нет комментариев