"Көзгә китә бер туйганчы суланмаган җәй һавасы..." (Гүзәл Закирова шигырьләре)
Закирова Гүзәл Рифат кызы Балтач районы Куныр авылында 1997нче елның 10нчы декабрендә дөньяга килә.
Яраткан авторлары - Һади Такташ , Зөлфәт, Владимир Маяковский, Рәдиф Гаташ, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина. "Ызандашлар" төркеме әгъзасы.
Чынмы?
тоям ничек тәмләп ашый төн учагы сурәтләрне,
күзләрең тик ялгыш кына минем йөзгә орнып үтсә,
синең миңа гашыйклыгың дәлиле дип сурәтләрмен
шигыремдә.
хыял дигән гади сүзгә (каушап микән) сөртенеп китәм.
ә хыялга кирәкме соң дәлил дигән нокта ише,
ул җүләргә чәчкәләрнең баш июе төгәл җитә.
көзгә китә бер туйганчы суланмаган җәй һавасы,
чәй алмасы югалтканкандай эчелеген ак(ы)рынлап.
ике ике икең дүрт шикелле хакыйкать тә
минем аңда ераклаша чынбарлыктан.
акыл кала,
кала көлеп чынбарлыкка якынайган хатирәләр.
кайсы кичне яндырыйм соң, кайсын тегим итәккә дип,
үткән җәйнең, үткән синнең истәлеген хәтер иләр.
хәтерлиләр. хәрәкәттән сулыш тулы төтенгәчә.
көтелгәнчә елмаюлар, кискен сүзләр йоткан күңел.
төгәл тоям: асфальтны һәм тәгәрмәчнең сөешүен.
тоям барсын: мин, ниһаять, саубуллашам, ахры бүген.
әллә синең, әллә җәйнең сирәк ихласлыгы белән.
Мөһим түгел...
кайнатсам да тәмле җылы чәй,
бөтнек исле ихлас хисләр белән.
син аңлаган сыман кулың җәй:
"Тәмле түгел!Мин аңламыйм моны!
Ниткән авыр сүзләр йөзә монда?!"
синең өчен артык төче сыман
шигыремдә кайнап торган моң да...
синең өчен ясалмага тартым
хуш ис төргән җылы, назлы сүзләр.
ахры, аңлыйм: сөймәс кешесендә
адәм заты һәрчак ялгыш эзләр...
елмайгандай итеп эчәрсең син
сине яратмаган берәүнең
син ихлас дип аны белерсең.
кичер, дустым, кулың, җаның өшеп,
үрелә калсаң минем шигырьгә,
аптырама боздай хискә юлыгып.
син беләсең:
***
тәүге караш, ахыр "яратмыйм"нар
искә төшкән саен килеп сыгылам...
тал - тирәккә чуар су буеңда
мең бәхеткә юлдаш булдым кебек
балачакның шаян мизгелләре...
шомырт тулы язың исләреннән
ничәнче кат күз яшьләрем тыймый,
чирәм кочам.
таң алдыннан
бар да монда - хиссиятем чыңы
тоям моны, никтер, язга таба...
язга таба, никтер, артык хисле.
артык ихлас, мин дә, син дә, авылым.
бары синдә чынлап яшим бит мин,
җан җылымны бары синнән алдым.
кояш та мин синдә, салкын ай да,
мең халәттә синдә көннәр саныйм.
шомырттан мин монда акылым җуям
хәтта чирәм мине синдә аңлый...
Авылым!
фонарь уты, бәргәләнеп.
аңа ябышып,
һәм оялчан сүзләр генә сытлып чыга.
эчке тетрәү чагыла бары иреннәрдә.
әллә сүзләр үз көчләрен югалтамы?
төннәр җиткәч...
әтәчләнеп, йодрык киереп маташамын,
Дәригъ!
УЛ аңласын,
бар дөньясы сыйган пышылдавы
урынына
төн уяткан бүлмә тулы мәетләрдән?
күзләр - үзе дәлил.
дөнья сыйган
калтырата.
дәфтәр буяу -
кайсы карар?
ул югалса, тагы кемнәр тарар?
шуннан куркам.
кыямәттә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев