МӘДӘНИЯТТӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ
Мәдәният

МӘДӘНИЯТТӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

Район мәдәният бүлегенә яңа җитәкче куелды. Ул - Илдар Фоат улы Насыйбуллин.

1978 елда туган Алан авылы егете Илдар Фоатович район халкына Балтач Халык театры режиссеры буларак таныш. 1999 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлагач, Минзәлә дәүләт драма театрында актер булып эшли, аннан туган якларына кайта - Балтач Халык театры режиссеры итеп билгеләнә, соңгы бер елда район Мәдәният үзәгендә директор булып тора. Гаиләле, ике улы бар. «Татарстанның атказанган артисты» исемен йөртә.

250

Нет комментариев